«Театрның серле дөньясы»: очрашу кичәсе (12+)

26 гыйнвар көнне 12 нче санлы татар китапханәсе югары сыйныф укучылары өчен Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Чулпан Арсланова белән күңелле очрашу кичәсе уздырды.

Кичә барышында артист укучыларны үз иҗаты белән таныштырды, һөнәри юлының беренче баскычлары турында сөйләде, театр сәнгате серләре белән уртаклашты, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Шулай ук, Чулпан Арсланова актерлык осталыгы буенча мастер-класс үткәрде, үз хис-тойгыларың белән ничек идарә итәргә, аудитория алдында чыгыш ясаганда ничек итеп куркуны бетерергә, дөрес һәм матур итеп сөйләргә өйрәтте. Кичә ахырында кунагыбыз үсеп килүче яшь буынга үзенең җылы һәм матур теләкләрен җиткерде.

Поделиться: